Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Бәрәңге ризык та, дәва да

Бәрәңге 80 процент судан тора. Ул файдалы матдәләр, микроэлементлар, А, В1, В2, В6, С витаминнарына бай, магний, калий, кальций чыганагы булып тора. Ул иммунитет, чәч, тырнакны ныгыта. Аның составында тиредәге токсиннарны чыгара торган матдә дә бар.

Составындагы калий исәбенә бәрәңге организмнан шлакларны, артык сыеклыкны чыгара. Бу матдә йөрәк өчен файдалы, кан басымын төшерергә ярдәм итә. Бәрәңге ашаганда инсульт булу куркынычы кими. Магний нерв системасын ныгыта, йокыны яхшырта. Балласт матдәләр ашкайнатуны яхшырта.

Бәрәңге баш авыртуын да җиңәргә сәләтле. Аның өчен чи бәрәңгене, боҗралап кисеп, бер­ничә минутка маңгайга куярга кирәк. Бәрәңгедән ясалган җылы компресс тамак авыртуын, ютәл, ревматизм, тире ялкынсынуын бетерә, бәвел куыгы ялкынсынганда файдалы. Компресс ясау өчен уртача зурлыктагы өч бәрәңгене, кабыгы белән пешереп, изәләр, марляга төреп, авырткан урынга куялар. Компрессны бәрәңге суынганчы тоталар.

Бәрәңге пешкән су да дәвалау үзлегенә ия. Аңа тоз, май салынмаган икән, аны эч авыртканда эчәргә киңәш итәләр.

Витаминнардан тыш, бәрәңгедә фолий кислотасы бар. Ул күзә­нәкләр өчен бик мөһим. Шуңа да бәрәңгене бигрәк тә балаларга, үсмерләргә, йөкле һәм бала имезүче хатыннарга ашарга кирәк. Фолий кислотасы гормоннар бүленеп чыгуда актив катнаша, организмны стресслардан саклый.

 

Фото:https://pixabay.com

https://kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев