Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Чәчкә түтәлләрен кышка дөрес иттереп әзерлибез

Күпьеллык чәчәкләрне кышка әзерләү өчен иң уңайлы вакыт.

 

Октябрь ае бакчада үскән күпьеллык чәчкәләрне кышка әзерләү өчен иң әйбәт вакыт. Гладиолус суганының кабыгы ачык коңгырт төскә керсә һәм бер-берсеннән җиңел куба башласа, аларны җирдән казып алырга вакыт җиткән була. Беренче кыраулар георгин чәчкәсенең яфракларын өшеткәч тә, аның бүлбеләрен сәнәк белән казып алырга кирәк. Сабагын 15 сантиметр калдырып кискәч, бүлбеләрне туфрактан чистартып, сорты язылган этикетка беркетеп куегыз. Киләсе язга утыртыр өчен урын сайлаганда, георгинның төсен, биеклеген, формасын белеп торсаң, бик уңайлы.

Бүлбеләрне киптерер өчен берничә көнгә гәзиткә тезеп куегыз. Соңыннан ком тутырылган тартмаларга салып, базга төшерсәгез дә була. Гладиолус, георгин кебек чәчкә бүлбеләрен әледән-әле тикшереп торырга киңәш ителә. Чери башлаганнарын шунда ук алып ташлагыз.

Хризантема, лилия, пион чәчкәләрен кыска гына кисеп, төпләренә туфрак яки тирес өеп куегыз. Көннәр ныклап салкынайткач, аларны яхшылап күмәргә дә була.

http://almet-rt.ru/news/mgyyat/chchk-ttllren-kyshka-dres-itterep-zerlibez

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев