Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Дөрес тукланудан хәл керә!

Тиз арыйсыз икән, димәк, сезнең туклану рационыгыз балансланмаган, витаминнар, минераль матдәләргә бай түгел. Азык-төлек организмга көч кертергә, нервларны тынычландырырга, матдәләр алмашын яхшыртырга тиеш.

Күрәгә белән йөзем йөрәк һәм баш миенә файдалы. Бу кипкән җимешләр калий, микроэлементларга бай, йөрәк, кан тамырлары эшчәнлеге өчен кирәк.

Сарымсак иммунитетны ныгыта. Составындагы аксым организмны тискәре факторлардан саклаучы антитәнчекләр бүлеп чыгара.

Әчегән сөт ризыкларында файдалы микроорганизмнар бар. Алар эчәк эшчәнлеге өчен кирәк. Бу иммун системасын ныгытырга, тиз арымаска һәм һәрвакыт тонуста булырга булыша.

Банан – энергия чыганагы. Бер генә җиләк-җимеш тә организмга банан кебек көч кертми. Аның составындагы калий инфаркт һәм инсультны кисәтә.

 

Фото:https://pixabay.com

https://kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев