Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

ЕРАК ЮЛГА ЧЫККАНДА НИЛӘР АЛЫРГА КИРӘК?

Җәй — сәяхәтләр вакыты. Әгәр сәяхәткә машина белән чыгарга уйласагыз, иң элек аның техник халәтен тикшерергә кирәк. Автомобильнең барлык системаларының төзек булуына инанмый торып, юлга чыгу киңәш ителми. 

Иң беренче чиратта машина йөртүче тормоз системасын тикшерә, аккумуляторның халәтен карый. Тәгәрмәчләрдәге басымны үлчәү (кирәк булса, һава кертү), запас тәгәрмәчне барлау мөһим. Двигательдәге май күләмен һәм барлык калган сыеклыкларны тикшерү комачауламас. 

Багажникта ачкычлар, кораллар җыелмасы, буксирлау тросы, канистра, компрессор, предохранитель, аптечка (даруларны күбрәк тутыру әйбәт) булырга тиеш. Двигательнең май “ашый” торган гадәте бар икән, канистра белән май онытмагыз. Шулай ук телефон һәм навигаторны кору җайланмасы, шырпы, перчатка, чүпрәкләр, одеял, пычак, кара күзлек, зур савытта су алу яхшы.

https://vk.com/irekmaydani

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев