Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

КИЕМНӘРНЕ ЯНДЫРЫРГА ЯРЫЙМЫ?

— Кызым балаларының кечерәйгән, әмма кияргә яраклы киемнәрен яндыра. Мохтаҗ кешеләргә бирсәң, савабы булыр иде, дип күпме үгетләсәм дә, тыңламый. “Мохтаҗларга биргәндә, аларның фәкыйрьлек энергетикасы тарала, аннан соң сабыйларымның әйберләре кайдадыр кадерсез булып ятарга мөмкин. Кем белә, бәлки, кайберәүләр бала киеме белән идән юар”, — дип кырт кисә. Динебез буенча, киемнәрне яндырырга ярыймы?  Алмазия Н.

Казанның “Өметлеләр” мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт САФИН: 
— Дин буенча, кияргә яраклы киемне яндыру хупланмый, гөнаһ санала, аларны берәр мохтаҗ кешегә бирергә, бүләк итәргә була. Бик искергән яки киярлеге калмаган киемнәрне яндырырга ярый, әмма тискәре энергетика күчә, дигән ният белән түгел.

vk.com/tamletamak

фото:/pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев