Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Китап укысаң, стресс кичермәссең

Ә сез китап укуның стресска каршы көрәштә иң яхшы ысул икәнен беләсезме?

1936 елда фәнни кулланылышка кергән “стресс” сүзе инглиз теленнән тәрҗемә иткәндә “киеренкелек” дигәнне аңлата. Бу — организмның ниндидер тышкы экстремаль факторларга җавабы. Стресс хәле адреналин чыгаруга булышлык итә, һәм безнең организм дошманга каршы көрәшү яки аннан качу өчен тиз генә хәрәкәткә килә. Ләкин без борынгы заман кешеләре түгел һәм проблемаларны алай хәл итмибез. Файдаланылмаган гормоннар организм буйлап хәрәкәт итә һәм нерв системасына тынычланырга ирек бирми.

Стресстан качу мөмкин түгел, ләкин аны җиңәргә була. Англия галимнәре, тикшеренүләр үткәреп, кызыклы ачышлар ясаган. Стресс дәрәҗәсен музыка тыңлау — 61, бер чынаяк чәй яки кофе эчү — 54, саф һавада йөрү — 42, уеннар 21 процентка төшерә икән. Ә менә нибары 6 минут тын гына китап уку стресска каршы иң яхшы дару булып тора. Тикшеренүләр авторы Дэвид Льюис, нинди китап уку мөһим түгел, иң мөһиме — аңа тулысынча бирелү, дип саный. Китап геройларының проблемаларына бирелеп, кеше үзенекен оныта икән.

Стресс кичергәндә үзеңә ничек ярдәм итәргә?

* Борчылуыгызның сәбәбен билгеләп карагыз.

* Көнегезне планлаштырыгыз.

* Дөрес тукланыгыз, җитәрлек йоклагыз, даими физик күнегүләр ясагыз.

Стресс кичергәндә кешенең хис-тойгысы кызган мичкә бәрабәр, шуңа да берничә киңәш:

* проблемаларыгыз, борчылуларыгыз турында якыннарыгызга сөйләү ярдәм итәр.

* физик күнегүләр, саф һавада йөрү кызуыгызны киметер;

* тыныч йокы — иң яхшы дус;

* уңай тойгылар (концерт, театр, дуслар белән аралашу) чолганышында булырга тырышыгыз;

* үзегезне ялгыз тойсагыз, эт, я песи алыгыз;

* иң төп кагыйдә — төшенкелеккә бирелмәгез һәм мөмкин кадәр ешрак елмаегыз.

Стресс алкогольгә тиң

Һәрберебез төрле хәлләрдә еш кына киеренкелек кичерә. Гамәлдә исә стресска хәл-вакыйгалар түгел, ә безнең аларга карашыбыз, мөнәсәбәтебез сәбәпче булып тора икән.

 

Фото:https://pixabay.com

https://kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X