Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Көнбагыш йөрәк өчен файдалы

Табиб-диетолог, медицина фәннәре докторы Михаил Гинзбург “Россия 1” каналындагы “О самом главном” программасы эфирында көнбагышның файдалы үзенчәлекләрен ачты. Белгеч сүзләренә караганда, бу ризык йөрәк, шулай ук тире, тырнаклар һәм чәч өчен бик тә файдалы.

"Көнбагыш төше магнийга бик бай, ул үзәк нерв системасына тынычландыру йогынтысы ясый”, — дип сөйли белгеч. Гинзбург аңлатуынча, бу элемент организмга стресска каршы торырга ярдәм итә. "50 яшьтән өлкәнрәкләрнең магнийны җитәрлек күләмдә куллануы гомер озынлыгын арттыра. Бу тикшеренүләрдә исбатланган", — дип өсти ул.

Моннан тыш, көнбагыш йөрәк өчен файдалы, дип белдерә табиб. "Көнбагыш маенда Е витамины - антиоксидант бик күп, ул кан тамырларының эчке стенасын атеросклеротик зыян килүдән саклый", — дип аңлата Гинзбург.

Табиб сүзләренчә, көнбагыш төше куллану шулай ук тире, чәч һәм тырнакларның сәламәтлегенә дә уңай йогынты ясый, чөнки аларда күп санда селен барлыгы билгеле. “Селен — ул кискен мөһим минерал, соңгы вакытта ачыклануынча, ул чәч, тире, тырнаклар өчен генә түгел, ә йөрәк-кан тамырлары системасы өчен дә бик кирәкле”, - дип аңлата ул.

https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2022-03-29/k-nbagysh-y-r-k-chen-faydaly-2747749

https://pixabay.com/ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: подсолнух польза семечек польза подсолнуха