Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Кышкы хәлсезлектән ничек арынырга?

Галимнәр хроник талчыгу синдромының барлыгын раслый. Кешеләр хәлсезлек һәм күңел төшенкелеге белән, нигездә, көзен һәм Яңа ел бәйрәмнәреннән соң очраша.

Кояш нурларының аз булуы елның салкын вакытында организмдагы биологик процессларга начар тәэсир итә.

Мәсәлән, мелатонин гормоны күбрәк эшләнә һәм бу озаграк йоклыйсы килү теләген арттыра. Нәтиҗәдә, кеше иртән үзен авырлык белән торырга мәҗбүр итә, ә аннары ярты көн “йоклап йөри”.

Белгечләр бу чорда ешрак урамда булырга кирәк дип саный. Төшке аш вакытында 20 минут йөрү дә кан басымын киметергә һәм кәефне күтәрергә ярдәм итә икән.

Бер үк вакытта ятып, көн саен сигез сәгать йоклау да яхшы нәтиҗә бирә. Шулай ук көннең икенче яртысында кофеин куллануны контрольдә тотарга кирәк. Көндезге арыганлыкны кисәтүнең яхшы ысулы – уянганнан соң кечкенә генә зарядка булса да ясап алырга кирәк. Табиблар салкын чорда спортка атнасына кимендә 150 минут бирергә киңәш итә.

Һичшиксез, туклану режимы да мөһим. Иртәне каһвәдән түгел, солы боткасыннан башлау хәерле. Зарарлы фаст-фудтан баш тартып, аксымга, витаминга бай ризыклар белән туклану мөһим.

 

Фото:https://pixabay.com/

https://kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X