ЛЕНИНОГОРСК БАКЧАЧЫЛАРЫ КОЛАГЫНА. ТЕПЛИЦА ИШЕГЕН ЯБАРГАМЫ?
— Теплицада корткычлар кышламасын өчен, кышын ишекләрен ачык калдырырга кирәк, диләр. Ничек дөрес булыр?
Танылган бакчачы Франс ХӘЛИЛОВ:
— Теплицаны ябарга кирәк. Кышын анда бернинди корткыч бөҗәкләр үрчеми. Кыш уртасына кадәр температура урамда да, теплицада да бертөрле тора.
Ишеген ачып куйганда, ул ачык парашют кебек эшли. Кышын һава торышының нинди булачагын алдан белмибез бит. Көчле җил, буран теплицаны күрше бакчасына да алып атарга мөмкин.
https://vk.com/irekmaydani
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев