Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Лениногорск бакчачыларына: ГЫЙНВАРДА НИЛӘР ЧӘЧӘРГӘ 

Бакча сезонына әле бик озак кебек тоелса да, гыйнварда кайбер культураларны үсенте өчен чәчә башларга вакыт. Бу айда каен, бакча җиләкләре, әче кузаклы борыч чәчәргә мөмкин. Әмма әле үсемлекләргә кояш нурлары җитми, аларны өстәмә яктыртырга туры киләчәк. Мондый мөмкинлек юк икән, бу эшне февральгә кадәр кичектереп тору яхшырак. 

Каен җиләге шактый озак — 40 көннән генә тишелә. Орлыклары бик вак, аларны туфрак өстенә генә сибәләр. Тишелешен тизләтү өчен, өстенә 1-2 см кар салырга һәм 2-3 көнгә суыткычка куеп торырга була. Монда кар акрынлап эри һәм орлыкларны туфрак эченә агызып кертә. Өч көннән контейнерны (моның өчен супермаркетларда салат тутыра торган пластик савыт куллану уңайлы, тик төбен берничә урыннан тишәргә кирәк) якты, җылы урынга куярга. 3-4 чын яфрагы чыккач, аерым савытларга күчереп утыртырга кирәк. Гыйнварда чәчелгән җиләк җәй башына уңыш бирә башлавы белән отышлы. 

Әче борычны 3 өлеш черемә, 1 өлеш ком һәм аз гына агач көле кушылган туфракка чәчәргә була. Орлыкларны 1 см тирәнлеккә күмәргә, 2 чын яфрагы чыккач, аерым савытларга күчереп утыртырга. 

Гыйнвар азагында 5-6 айдан гына чәчәк ата торган чәчәкләрне чәчәргә кирәк. Болар — пеларгония, петуния, бегония, шабо канәфере, лобелия.

https://vk.com/irekmaydani

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев