Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Лениногорск бакчачыларына: Лайлач әкәм-төкәмнән ничек котылырга?

Бакчачыларга берничә киңәш.

1. Вакытыгыз һәм мөмкинлегегез бар икән – әкәм-төкәмнәрне кул белән җыярга мөмкин.

2. Сезнең өчен бу эшне көз көне, бакча бушап калгач, тавыклар да башкара ала. Авыл җирендә яшәп, тавык асрасагыз инде, әлбәттә. Алар бер кат чүпләп чыкса, лайлач әкәм-төкәмнәр киләсе елга болай үзәккә үтмәячәк.

3. Үсемлекләргә үрмәли алмасыннар өчен төпләренә йомырка кабыгы яки ылыс салырга кирәк.

4. Берәр савытка салып, җиләк-җимеш төпләренә кукуруз оны куегыз: аны ашагач лайлачлар үлә.

5. Суга нашатырь спирты кушып (1/6 исәбеннән), шуны үсемлекләргә сиптерегез: лайлачлар бу исне яратмый.

6. Лайлач әкәм-төкәмнәр сыра исен исә киресенчә яраталар: пластик шешәләрдән стакан ясап, башы гына җирдән чыгып калырлык итеп, берничә урынга җиргә урнаштырыгыз. Шул стаканнарга сыра салыгыз. 4-5 көн саен сыраның яңартып торырга кирәк. Лайлачлар шул искә җыелып, сырага төшеп үләчәк.

Фото: pixabay.com

Чыганак: http://syuyumbike.ru/news/bakcha/laylach-km-tkmnn-nichek-kotylyrga

http://bavly-tat.ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X