Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Лениногорск хуҗабикәләре, абрикостан тәмле кайтнатмалар әзерлибез (рецептлар)

Яңа төрле кайнатмалар

Абрикос желесы. Юылган, төше алынган абрикосларны миксер белән туглап, боламык ясагыз. Шуңа алма согы, шикәр комы кушып, әзер булганчы кайнатыгыз. Әзер желены кайнар килеш банкаларга тутырып капкачлагыз.
1 кг абрикоска: 1 стакан алма согы, 500 г шикәр комы кирәк.

Яшел абрикос вареньесы. Яшел абрикосларны 3-4 җирдән тишкәләп салкын суга сала барыгыз. Аннары марляга төйнәп, кайнар суда  кайный башлаганчы тотыгыз. Шуннан соң берничә кат суда юып саркытыгыз.  Табакка су һәм шикәр комы салып, салмак утта шикәр эреп беткәнче тотыгыз да, көчле утка утыртып, куерганчы кайнатыгыз. Шуңа абрикос һәм ярты лимон согы салып, 4 сәгать тотыгыз. әзер булганчы көчле утта кайнатыгыз.
1 кг яшел абрикоска: 1 кг шикәр комы, 3 стакан су, ярты лимон согы кирәк.

Кура җиләкле абрикос конфитюры. Төше алынган абрикосларны урталай ярып кәстрүлгә салыгыз. Шуңа шикәр комы, кура җиләге һәм абрикос төше чикләвеге кушыгыз. Барысын бергә яхшылап болгатып, 1 сәгать тотыгыз. Аннары, болгата-болгата, көчле утта 15-20 минут кайнатыгыз. Кайнар конфитюрны банкаларга тутырып капкачлагыз.
1 кг абрикоска: 500 г кура җиләге, 1,5 кг шикәр комы, 12-15 абрикос төше чикләвеге кирәк.

http://syuyumbike.ru/hatyn-kyz-galeme/ash-su/desert?id=2514

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев