Лениногорск хуҗабикәләре колагына: Көмеш эшләнмәләрне чистартабыз
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Лениногорск хуҗабикәләре колагына: Көмеш эшләнмәләрне чистартабыз

Көмеш эшләнмәләр матур, әмма тиз карала. Аларны чистарта белергә кирәк.

Чирек стакан чәй содасына 3 чәй кашыгы тоз һәм 1 литр кайнар су кушарга. Көмеш әйберне шул эремәдә тотарга. Берничә минуттан ялтырап торачак. Көмеш эшләнмәләр каралмасын өчен, шкатулкага марляга төрелгән акбур кисәге салырга кирәк.

Чыганак: “Ирек Мәйданы” газеты

фото:pixabay.com


Нет комментариев