Лениногорск хуҗабикәләре колагына: САВЫТ-САБАНЫ ХИМИЯСЕЗ ЮАБЫЗ
Савыт-саба юа торган чараларның хәзер ниндие генә юк. Әмма алардагы химия, күпме чайкасаң да, бөтенләй юылып бетми, аннан организмга кереп, төрле чирләр китереп чыгара ала.
Химиясез савыт-саба юу чарасы әзерләп карыйк әле. Моның өчен 1:3 исәбеннән чәй содасына гәрчич кушыла. Аны “Пемолюкс” кебек порошок савытына тутырып куегыз.
Бу катнашма савыт-сабадагы майны бик тиз бетерә, ялтырата, йогышсызландыра да.
чыганак һәм фото:http://vk.com/tamletamak
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев