Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Лениногорскилылар, сез чәй эчә беләсезме?

Чәй яратучыларга 10 файдалы киңәш


!  Чәйне ач карынга эчмәгез. 

 !Кайнар чәй тамакны, үңәчне һәм ашказанын ярсыта. Чәй температурасы 56 градустан югары булырга тиеш түгел. 

! Салкын чәй эчәргә киңәш ителми. 

 ! Каты чәй составындагы кофеин һәм таниннан баш авырта, йокы кача. Шуңа да артык каты чәй эчүдән тыелыгыз.

http://vk.com/salamtlek 

  !Чәйне озак пешергән очракта, аның составындагы полифеноллар һәм эфир майлары үзләреннән-үзләре реакциягә керә, чәйнең хуш исе һәм тәме югала, файдалы матдәләре кими. 

  !Чәйне берничә кат пешерергә киңәш ителми. 

 ! Ашар алдыннан чәй эчмәгез. 

  !Ашау белән үк эчелгән чәй ашказаны согы бүленеп чыгуга комачаулый. Ә бу исә ашкайнату системасына начар тәэсир ясый. 

!  Даруны чәй белән эчәргә ярамый. Чәйдәге танин матдәсе тәэсирендә дару авыр үзләштерелә. 

  !Кичтән пешерелгән чәйне эчәргә кирәкми. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев