Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Машинамны саткач, страховка акчасын кайтара аламмы?

– Шушы көннәрдә машинамны сатарга җыенам. ОСАГО полисын 3 атна элек рәсмиләштергән идем. Кулланылмаган иминияттән акчамны кайтарып буламы?

– ОСАГО килешүен өзү  «Транспорт чаралары хуҗаларының гражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү турында»гы Федераль законда каралган. 
Полисны кулланмаган вакыт өчен акчаны кайтарып була торган очраклар:
• Иминиятләштерүче яки милекченең вафаты;
• Иминият компаниясенең ябылуы;
• Имният компаниясенең лицензиясез калуы;
• Транспорт чарасының юкка чыгуы;
• Транспорт чарасының хуҗасы алмашыну (автомобильне сату).
Сезгә ОСАГО полисын сатып алган иминият компаниясенә мөрәҗәгать итәргә һәм акчаны кире кайтару өчен гариза тутырырга кирәк.
• Иминият түләүләре өчен билгеләнгән акча өлеше генә кире кайтарыла.
• ОСАГОның гамәлдә калган срогына пропорциональ күләмдәге сумма гына кайтарыла.
Иминият тарифлары структурасына Россия банкы билгеләгән таләпләр бар. Мәҗбүри иминиятләштерү килешүе буенча агымдагы иминият чыгымнарын тәэмин итү өчен, полис бәясенең 77 проценты гына билгеләнгән. 
Калган 23 проценты башка максатлар өчен һәм аларны берничек тә кире кайтарып алып булмый.
Суммага исәп-хисап ОСАГОның гамәлдә калган срогына пропорциональ ясала.
Беренче чиратта иминият полисының вакытыннан алда туктатылу датасын исәпләп чыгарырга кирәк. Ә ул болай эшләнә:
• Гражданинның вафаты очрагында – үлгән датасы;
• Иминиятләштерүченең ябылу очрагында – ликвидация датасы;
• Транспорт чарасының юкка чыгуы очрагында – юкка чыгу датасы;
• Иминият компаниесенең лицензиясез калу очрагында – иминиятләштерүченең гариза кабул иткән датасы;
• Автомобильне саткан очракта – иминиятләштерүченең гариза кабул иткән датасы;
Моны тиз арада эшләү сезгә файдага. Машинаны саткан көнне үк Иминият компаниясенә барырга кирәк. 
 

чыганак:http://yashel-uzan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X