Ни өчен кайбер хатын кызлар фатирда дәфнә яфрагы яндыра?
Россия хатын-кызларының берсе бу сер белән уртаклашты.
Социаль челтәрдә бер кулланучы дәфнә яфрагын куллану тәҗрибәсе белән уртаклашты. Ул башка бик күп хатын-кызлар кебек аны төрле ризыкларга өсти, әмма моннан тыш аны табигый хуш ис бирү сыйфатында куллана.
Моның өчен әлеге ханым бинада ике дәфнә яфрагын яндыра. Аның сүзләренә караганда, болай эшләгәч, һава чистара, бүлмә хуш ис белән тула. "Дәфнә чит исләрне бетерә, бактерицид гамәлгә ия, тынычланырга һәм үз-үзеңне тупларга ярдәм итә, эндорфиннар эшләп чыгарырга һәм сулыш юлларын чистартырга ярдәм итә», - дип раслый социаль челтәрдә кулланучы.
chelny-izvest.ru
http://bugulma-tat.ru/news/faydaly-mglmat/ni-chen-kayber-khatyn-kyzlar-fatirda-dfn-yafragy-yandyra
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев