Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Өлкән яшьтә бакча карагыз – озак яшәрсез!

Бакчачылык – даими физик активлык таләп иткән һәм стрессны киметергә ярдәм итә торган шөгыльләрнең берсе. Галимнәр аның өлкән яшьтәге кешеләргә яхшы тәэсир итүен һәм хәтта гомер озынлыгын арттыруын раслаган.

Дэн Бюттнер, сәламәт яшәү рәвеше һәм сәяхәтләр турында китаплар авторы, бөтен дөнья буенча биш урында тикшерүләр үткәргән: Япониядә (Окинава), Коста-Рикада (Никойя), Грециядә (Икария), Калифорниядә (Лома-Линда) һәм Италиядә (Сардиния).

"Зәңгәр зоналарда" яшәүче кешеләрне берләштерүче факторлар бар. Алар - алга киткән социаль ярдәм, көндәлек физик күнегүләр һәм үсемлекләр нигезендәге диета. Әмма аларның әле тагын бер уртак яклары да бар: мондый җәмгыятьтә кешеләр бакчачылык белән өлкәннәр, 80, 90 һәм аннан да зуррак яшьтә шөгыльләнә.

 

Фото:https://pixabay.com/

https://kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев