Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Сөякләргә кадәр өшесәң...

Урамда салкын. Өйгә кайтып җиткәнче, нык кына өшедегез. Икенче көнне авырып ятасыгыз көн кебек ачык. Хәлне үзгәртеп буламы? Әлбәттә!

* Тиз генә өс киемнәрегезне салып, җылы кием киегез. Ә аннары кайнар чәй ясагыз. Аны кура җиләге кайнатмасы, бал яисә лимон белән, йотымлап кына эчегез. Мондый очракта кофе эчәргә киңәш ителми.

* Бераз җылынганнан соң гына аякларыгызны “кайнар ванна”га тыгыгыз. Бу процедураны кайтып керү белән эшләргә ярамый. Кискен температура үзгәрешенең организмга зыян китерүе бар. Суның җылылыгын 37 градустан 45 градуска кадәр акрынлап арттырыгыз. 8-10 минуттан аякларны ныклап корытып, җылы оек киегез.

* Мөмкинлек булса, тулысынча ванна керү дә файдалы булачак. Суга шалфей төнәтмәсе кайнатып салыгыз.

* Ятар алдыннан оекларга бер-ике чәй калагы горчица салырга мөмкин. Ул да аякларга җылы биреп торачак.

Салкыннарда җылы, иркен, кысып-сылашып тормаган кием киеп йөрергә тырышыгыз! Өшемәгез һәм сәламәт булыгыз!

 

Фото:https://pixabay.com/

https://kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев