Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Табиб сакал үстерүнең файдасын атады

Югары категорияле табиб-дерматолог, медицина фәннәре кандидаты Наталья Козлова «Аргументы и факты» газетасына биргән интервьюсында сакал үстерүнең кеше сәламәтлеген саклауга ничек йогынты ясавы хакында сөйләде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

 

«Чыннан да, биттәге төкләр яки сакал – ул стиль элементы яисә мода гына түгел, ул, шул исәптән, тире өчен файдалы үзлекләргә дә ия», - дип искәртте белгеч.

Аның сүзләренчә, биттә сакал яки төкләрнең булуы тиредәге табигый майларны сакларга булыша, бу исә, үз чиратында, аның дымлылыгын тәэмин итә.

«Сакал яки төкләр бит тиресен ультрашәмәхә нурлардан саклый, ә бу онкологиядән саклану өчен менә дигән алым», - дип искәртте Козлова.

Сакал яки төкләр аллергик реакцияне дә киметә. «Чөнки алар борынга тышкы мохиттән ярсыткычлар эләгүен саклый торган үзенчәлекле фильтр ролен үти», - дип аңлатты табиб.

 

 https://tatar-inform.tatar/news/health/30-08-2020/tabib-sakal-ster-ne-gad-ti-bulmagan-faydasyn-atady-5767238

Фото: https://yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев