Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Теш щеткасын ташламагыз!

Кирәге чыгар.

* Авызы тар вазаларны ничек чистартырга белмисезме? Гап-гади дөге ярдәм итәр. Ваза эченә бер кашык дөге салыгыз һәм шуңа сабынлы су өстәгез. Аз гына бутап җибәрсәгез, вазагыз яңа алган кебек булыр.

* Өегездә мәче асрасагыз, бу киңәш сезнең өчен. Диван өстеннән мәче йонын җыеп алу өчен резина перчатка киегез дә, аны юешләп, диван өстен сыпырып алыгыз: мәченең йоннары перчаткага җыелачак.

* Салат яфракларын тозлы суда юсаң әйбәтрәк.

* Агачтан эшләнгән мебельне аяк киеме кремы кулланып та яңартырга мөмкин. Төсен генә туры китереп сайлау кирәк.

* Суга аз гына шикәр салып, шуның белән чайкасагыз, кулдагы май бетәр.

* Иске теш щеткасын ташламагыз – кафель плиткалар арасын юарга бик уңайлы ул.

* Линолеумга элекке матурлыгын кайтару өчен теш пастасы белән ялтыратырга кирәк.

* Каһвә фильтрларын телевизор һәм компьютер экраннарын чистарту өчен кулланырга була.

 

Фото:https://pixabay.com

https://kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев