Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Тәмләткечләрне дөрес итеп саклыйбыз

* Кәбестәне пешергәндә өстенә капкач япмагыз.


 

 

Пешеп җитәр алдыннан әз генә аш серкәсе һәм шикәр комы өстәгез. Шулай эш­ләгәндә кәбестәнең тәме бөтенләй икенче була.
* Рассольникка кыярны кыздырып яки пешереп сал­саң, шулпа тәмлерәк була.

* Кызган бәрәңге тәм­лерәк булсын дисәгез, суганны аерым кыздырыгыз, соңыннан бәрәңгегә кушыгыз.

* Төрекләр тәмләткечләрне пыяла савытларда сакларга киңәш итә. Аларның тәмен һәм исен кәгазь пакетлар бозарга мөмкин икән.

* Күмәч һәм кекслар “ялтырасын” өчен аларга, пешкәч, глазурь ягыгыз. Ул болай ясала: 2-3 аш кашыгы шикәр комын шул ук күләмдәге сөттә эретегез һәм газ өстендә сироп барлыкка килгәнче җылытыгыз.

* Сохари валчыгын арыш яки икенче сортлы он, манный боткасы, кукуруз ярмасы яки оны алмаштыра ала. Сохарины үзең дә эшләргә була. Моның өчен батонны вак шакмакларга турап, мичтә 10-15 минут киптерергә кирәк. Суынгач, блендерда вакларга яки угычтан уарга.

Фото: pixabay.com

https://kiziltan.rbsmi.ru

http://almet-rt.ru/news/mgyyat/tmltkechlrne-dres-itep-saklyybyz

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X