Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Водород перекисе - кышкы чорда гөлләр өчен

Кышын көн яктысы кыскару аркасында,, күп кенә бүлмә гөлләренә кояш нуры җитми башлый. Аннан соң өйләрне җилләтү дә сирәгәя һәм чәчәкләр кислород дефициты җитмәүдән интегә башлый. Җылыту приборлары хәлне тагын да тирәнәйтә, чөнки алар һаваны киптерә, ә бу, чәчәкләр өчен нык зарарлы.

 

Кислород кытлыгы үсемлекләрнең чәчәк атуына да, гомуми торышына да тискәре йогынты ясый.

Һәвәскәр бакчачылар моннан чыгу юлын тапкан, әйтик, водород кушылмасы чәчәкләргә икенче сулыш өреп җибәрәчәк икән. Аның составында, кышкы чорда аеруча әһәмиятле булган кислород һәм водород элементлары бар. Болардан тыш, водород белән тукландыру зарарсызландыргыч тәэсиргә дә ия бит әле.

Чәчәкләр өчен водород кушылмасы куркыныч түгел микән, дисезме сез? Водород перекисен куллану өчен, ике литрлы су банкасына дүрт өстәл кашыгы 3% лы водород перекисен салырга кирәк. Аны теләсә кайсы даруханәдә яки хуҗалык кибетендә сатып алырга мөмкин. Әлеге кушылманы чәчәк тамырларына тидерергә тырышмыйча гына чүлмәк кырыена шприц яки кечкенә лейка ярдәмендә сибәргә кирәк.

Нәтиҗәдә, водород перекисе сибә башланган беренче атнада ук чәчәкләргә җан кереп китә. Вакыт узу белән яфрак төсе дә үзгәрә. Ул сусылрак була һәм ямь -яшел төскә керә. Үсемлекләрнең гомуми торышы яхшыра.

 

http://yashel-uzan.ru

Фото: https://pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев