Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Яңа машина алгач...

Һәрбер яңа машина хуҗасы аның ватылмыйча, озак “яшәвен” тели. Моның өчен ни эшләргә кирәк? Барыннан да элек машинагызның сезгә ничек хезмәт итүе беренче 3-5 мең километрны ничек йөрүегезгә бәйле.

Бу вакыт эчендә машинага нык игътибар бирү сорала. Нәкъ менә әүвәлге мәлдә коробка, двигатель детальләренең һәм тулаем машинаның шомарып эшләп китүе аның киләчәгенә “нигез” сала.

Белгечләр әйтүенчә, бу чорда двигательне кыздырырга, нормадан зур тизлектә йөрергә киңәш ителми. Юлга чыгар алдыннан двигательне кирәкле температурага кадәр җылытырга кирәк, җылынган двигатель тигез эшләргә тиеш.

Юлга чыгар алдыннан барлык детальләрнең ныклыгын, тәгәрмәчләрдәге басымның күләмен, май һәм суыту сыеклыгын тикшерергә кирәк. Фараларның, стоп-сигналларның, пыяла чистарткычларның төзеклеген карап чыгу мөһим.

Двигательгә заводта салынган май үзенчәлеккә ия. Ул машинага нәкъ менә баштагы чорда куллану өчен махсус салына. Шуңа күрә майны 3-5 мең чакрым узганчы алыштырырга ашыкмагыз.

Руль артына утырганчы машина астында аккан, түгелгән сыекчалар булу-булмавын карагыз. Машинаны кабызгач, суыту сыекчасы, бензин агу-акмавын тикшерегез. Двигатель тигезле-тигезсез, ят тавыш чыгарып эшләсә, кичекмәстән сүндерергә һәм техник ярдәм күрсәтү станциясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Әлеге чорны ничек үтүгә карап, машинагызның “гомере” билгеләнәчәк.

 

Фото:https://pixabay.com

https://kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев