Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Яшелчәне ничек сакларга?

Мул уңышны җыеп алган бакчачы яшелчәләрне кышын ничек сакларга, дип баш вата.

Беренчедән, һәр яшелчәне вакытында һәм коры көнне җыеп алырга кирәк. Икенчедән, аны саклый торган урын: базмы ул, подвалмы, алдан әзерләнгән булырга тиеш.
Кишер белән чөгендерне базга урнаштырыр алдыннан бәрелгәннәрен, киселгәннәрен яки чери башлаганнарын аерып алып, яхшыларын коры мел яки көл белән бутарга киңәш ителә (10 килограммга 150-200 грамм). Шулай эшләгәндә, алар тиз бозылмас. Уңышны тартмада саклау яхшырак булыр. Яшелчәләр өстенә 2-3 сантиметр чамасы дымлы торф яисә ком сибеп кую да әйбәт тотачак.
Кәбестәне көннәр салкынайта башлагач, тышта 0дән 5 градуска кадәр булганда җыйсаң, ул яхшырак сакланачак. Туңган кәбестәне шунда ук кулланыгыз. Саклау өчен бозылмаган һәм тыгыз башларны гына сайлап алыгыз. Кәбестә озак саклансын өчен кискәндә күчәнен озын итеп калдырырга тырышыгыз. Шулай ук яфракларның тышкы катламын да алып ташларга киңәш ителми. Кәбестәне подвалда яки базда агач киштәләргә күчәнен өскә каратып, 2-3 рәт шахмат тәртибендә тезеп урнаштыралар. Бу очракта вентиляция һәм һава йөреше яхшы булачак. Кәбестәне яхшы җилләтелә торган урында 0-1 градус температурада саклыйлар.
Суган һәм сарымсак язга кадәр саклансын дисәгез, аларның дөрес сортларын сайлагыз. Саклау өчен артык “усал”, ягъни әче суган һәм эфир майлары күп булган язгы сарымсак киңәш ителә. Аларны түтәлдән җыеп алгач, озак итеп киптерергә кирәк. Суганны агач тартмаларда һәм үреп сакларга мөмкин. Сарымсакны парафинлау яхшы нәтиҗә бирә. Моның өчен сеткага тутырылган сарымсакны 2-3 секундка эретелгән парафинга тыгып алырга кирәк. Суынгач, киндер капчыкка тутырып, коры урынга элеп куялар. Шулай ук сарымсакны пыяла банкаларга он белән бутап тутырырга да була. Суганны — 1-2 яки 18-22 градус, ә сарымсакны 1-3 градус җылылыкта сакларга мөмкин.

 

Фото:https://pixabay.com
https://kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X