Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

ЙӨРӘК ӨЯНӘГЕ ЯКЫНЛАШУНЫҢ 8 БИЛГЕСЕ

Йөрәк өянәге хатын-кызларга караганда ир-атларда күбрәк очрый дип әйтү  – миф.  Кызганычка, 50 яшьтән соң гүзәл затлар да бик еш  йөрәк өянәге кичерә. Хатын-кызлар арасында ул үлемгә күбрәк тә  китерә әле. Сәбәбе шунда:  еш кына ханымнар авыру билгеләренә  игътибар да итми. Һич югы,  алда без язган 8 билгегә игътибарлырак булырга өйрәник.

 Куллар ою
 Ул берничә минут була да уза. Шуңа күрә аңа артык игътибар бирмибез.  Еш кына дөрес ятмаганмын яки артык нык эшләгәнмен дип кенә уйлап куябыз.    Куллар ою, хәлсезләнү, чәнчешү (бигрәк тә сул кул) – йөрәк өянәге башлануның беренче билгеләре. Үзегездә яки якыннарыгызда игътибар итәсез икән, кичекмәстән табибка электрокардиограмма ясатырга  мөрәҗәгать итегез. 


Теш авыртуы
Авырту  бер урында гына түгел,  бөтен казна буйлап йөгерә. Кардиологлар билгеләп үткәнчә, бу йөрәк өянәгенең «чагылышы». Теш авыртып та, стамотолог сәбәбен таба алмый икән, кардиологка барыгыз. 


Күңел болгану һәм косу
Йөрәк өянәге уздырган  һәр хатын-кыз эч авыртуы, күңел болганганлыгын, хәтта өянәк булырга берничә көн кала косканнарын  әйткәннәр. Шул ук вакытта  бу билге инфаркт булган  ир-атларның һәр икенчесендә генә.


 Тын алу авырлашу
Артерияләр блокадаланган, йөрәк һәм башка мөһим органнар  кислородны кирәкле күләмдә ала алмый. Нәтиҗәдә  һава җитми кебек. Моннан кала  инфаркт йөрәккә канны куарга ирек бирми, шуңа күрә  үпкәдә сыекча җыела башларга мөмкин.  Теләсә кайсы очракта, һава җитми башлый, сулыш алу авырлаша икән, әлеге өянәкләр бик тиз узып китүгә карамастан, табибка мөрәҗәгать итегез. Бу бик җитди билге, аны игътибарсыз калдырмагыз. 


 Хәлсезлек
Без барыбыз да алҗыйбыз. Ләкин гадәтләнгән көнкүреш эшләрне башкарганда да  арый башлыйсыз икән, сак булыгыз. Аның йөрәк өянәге билгесе булырга мөмкинлеген онытмагыз. Инфаркт кичергән хатын-кызлар  хәтта урын җыйганда арыганлыкларын әйткәннәр. Бу – йөрәгегезнең сездән ярдәм соравы. 


Арка авырту
 Кайчакта бу  якынлашып килүче инфаркт турындагы бердән-бер билге булырга мөмкин.  Бигрәктә ике калак сөяге арасындагы нык авыртуга игътибарлы булу зарур.   


Күкрәктә сәер авырту
«Күкрәк кысыла, анда бер җәнлек менеп утырганда һич төшәргә теләмәгән кебек», – дип тасвирлыйлар  йөрәк өянәге кичергәннәр. Әлеге тойгы барлыкка килгәнче  башка билгеләрне дә сизәсез икән (кул ою, күңел болгану, йә арка авырту), кичекмәстән, табиб чакыртыгыз.


Грипп билгеләре
 Тән авырту, күңел болгану, хәлсезлек – болар барысы да грипп билгеләренә охшаган. Тик сез 55 яшьтән өлкәнрәк һәм моңа кадәр йөрәк белән проблемагыз булган икән, кардиологка мөрәҗәгать итегез.  Хатын-кыз инфаркты мәкерле һәм кайчак грипп битлеге кия!

чыганак:syuyumbike.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X