1 августтан 2019 елда эшләүче пенсионерларның пенсияләре арта
Иминият пенсияләрен яңадан исәпләү 5,5 меңнән артык лениногорскилыга кагылачак.
1 августтан Лениногорск Пенсия фонды идарәсе 2019 елда эшләүче пенсионерларның иминият пенсияләрен яңадан исәпләячәк. Ул узган ел иминият кертемнәре кергән барлык иминият пенсияләрен алучыларга да кагылачак.
Традицион индексациядән (ул вакытта пенсия күләме фиксацияләнгән коэффициентка кадәр арта) аермалы буларак, августта пенсияләрне яңадан исәпләү пенсионерның хезмәт хакы күләменә бәйле: ул никадәр югары булса, пенсиягә өстәлгән акчаның күләме дә шулкадәр зуррак булачак.
Иминият пенсиясен арттырудан тыш, 1 августтан пенсионерларга пенсия тупланмалары акчаларыннан: тупланма пенсиядән, ашыгыч пенсия түләвеннән һәм бер тапкыр бирелә торган түләүләрдән түләүләр күләме дә арттырылачак. Әлеге яңадан исәпләү пенсионерның эше белән генә түгел (хәзерге вакытта эш бирүчеләрнең пенсия тупланмаларына күчерүләре иминият пенсиясен формалаштыруга юнәлтелә), идарәче компанияләрнең акчаларын инвестицияләү нәтиҗәләре белән дә бәйле.
Лениногорск Пенсия фонды идарәсе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев