Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

10 август - 16 август атнасына йолдызнамә

Кучкар Барлык авыр эшләрне шушы вакыт аралыгында башкарып чыгарга тырышыгыз. Нәтиҗәсе бик тә куандырачак. Теләсә-кайсы танышулар хәзер зур хисләр тууга этәргеч була ала. Тирә-яктагы кешеләргә игътибарлырак булыгыз.


Үгезбозау
Сезне күптөрле эшләр, мәшәкатьләр көтә. Һәм сез аларга шат кына булачаксыз. Иҗади һөнәрдә булган үгезбозаулар җитәкчелеккә кызыклы идеялар җиткерә алачак. Алар өчен тиешле түләүне сорарга да була. Матди ярдәм сорап килүчеләр булса, ризалашыгыз.


Игезәкләр
Вак-төяк күңелсезлекләр куркыныч булмаса да, кәефегезне төшерәчәк. Күп кенә планнарның тормышка ашмавы, ә сез ышанган кешеләрнең өметләрне акламавы ихтимал. Шулай да борчылмагыз, ял көннәрен яхшы итеп үткәрергә, мәсәлән, дуслар белән җыелырга тырышыгыз.


Кысла
Йолдызлар сезгә бернинди кәгазьләргә дә кул куймаска киңәш итә. Сезне алдаулары бар. Ялгыз кыслаларны романтик очрашу көтә. Тик дәвамлы, җитди мөнәсәбәтләргә әлегә өметләнеп булмый. Бу вакыт аралыгында урынны алмаштыру яхшы булыр.


Арыслан
Акчага бәйле һәрнәрсә белән дә сак булыгыз. Бу арада беркемгә дә бурычка бирмәгез һәм зур әйберләр сатып алмаска тырышыгыз. Мәхәббәт өлкәсендә, ниһаять, бар да үз урынына кайтачак. Хәтта бик күптәннән үпкәләшкән кешеләр дә дуслашачак.


Кыз
Атна уртасында сез үзегезне бик арыган һәм көчсез итеп хис итәчәксез. Ә бу исә бик җиңел дәвалана – ял белән. Кыска гына вакыт аралыгында ял итү дә хәлне җиңеләйтәчәк. Эштә хезмәттәшләрегез белән уяу булыгыз, үзегезне рәнҗетүгә юл куймагыз.  


Үлчәү
Бу вакыт эчендә агым буйлап кына барырга, глобаль карарлар кабул итмәскә киңәш ителә. Бу  - иң кулай юл. Барлык башламнарыгызда якыннарыгыз сезгә теләктәшлек күрсәтәчәк.  Атна урталарында кибетләргә чыгып керегез. Акчаны күп сарыф итмичә бик күп файдалы әйберләр, бүләкләр алу мөмкинлеге туачак.


Чаян
Фикерләрегез белән беркем белән дә уртаклашмагыз, юкса соңыннан күңелегезнең китүе бар. Бу атнада яраткан кешегез белән  ачуланышу ихтималы зур. Иң мөһиме, татулашуны озакка сузмагыз. Финанс мәсьәләләрендә барысы да бик үк яхшы түгел, бу вакытны үткәреп җибәрергә генә кирәк.  


Укчы
Сезгә үз теләкләрегез йөгәнендә барырга кирәкми, аларның ялгыш булулары ихтимал. Бәлкем сезгә күңелегезгә хуш килмәгән вазифалар йөкләрләр. Шулай да кәефегез китмәсен, якыннарыгыз сезне шатландырырга тырышачак. Эштәге мәшәкатьләр күңел халәтенә йогынты ясый алмаячак.


Кәҗәмөгез
Әлегә сезнең тормышыгызда яңалыклар көтелми. Ләкин бу яхшыга гына. Хәзер күптән җыелып килгән эшләр һәм сорауларны хәл итәргә кирәк. Үз вазыйфаларыгызны башка кешеләргә тапшыра алсагыз яхшы булыр. Иң мөһиме – дулкынланмагыз, юк-бар өчен бочылмагыз.


Сукояр
Сезне бәхәсләрсез, тыныч вакыт аралыгы көтә. Дәвамлы периодтан соң сез беренче тапкыр зур җиңеллек тоячаксыз. Хыялларыгызны  тормышка ашыру өчен менә дигән вакыт! Шуның өстендә эшләгез. Эшегездә үзгәрешләр көтә. Кемгәдер уңыш елмаячак, ә кемгәдер эштән китәргә туры киләчәк.


Балык
Сез бераз үз-үзегездә бикләнгәнсез. Бу бер яктан сезнең мөстәкыйльлегегезне күрсәтсә, икенче яктан сезгә зыян да китерергә мөмкин. Дуслар белән аралашу, эштә һәм шәхси өлкәдә фикер, тәҗрибә уртаклашу – тормышның аерылгысыз бер өлеше. Бу хакта онытмагыз, югыйсә бер урында таптануыгыз бар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев