Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

11 нче гимназия лагеренда балаларның ялы күңелле үтә (фотолар)

11нче гимназиянең "Кояшкай" лагере да бик теләп балаларны кабул итте. Быел гимназиядәге беренче смена үзенчәлекле: биредә "Бәхетле балачак" исемле татар төркеме оештырылды. Милли төркем әле эксперимент рәвешендә оешты, уңышлы булып чыкса (аның шулай булуына ышанабыз), киләсе елда шәһәребезнең башка мәктәпләреннән дә укучылар кабул итәрбез. Лагерьнең милли төркем отрядына 26 бала...

11нче гимназиянең "Кояшкай" лагере да бик теләп балаларны кабул итте.
Быел гимназиядәге беренче смена үзенчәлекле: биредә "Бәхетле балачак" исемле татар төркеме оештырылды. Милли төркем әле эксперимент рәвешендә оешты, уңышлы булып чыкса (аның шулай булуына ышанабыз), киләсе елда шәһәребезнең башка мәктәпләреннән дә укучылар кабул итәрбез.
Лагерьнең милли төркем отрядына 26 бала йөри, ә барлыгы 55 укучы каникулын файдалы да, күңелле үткәрергә дип монда килде. Татар төркемендәгеләр белән Фәридә Әхмәтшина, Замирә Сафиуллина шөгыльләнә. Беренче көннән үк туган телдә аралаштылар. Отрядның "Бәхетле балачак" дигән яңа җырын өйрәнәләр.
Икенче отрядта Алисә Мотыйгуллина белән Ольга Михайлова балалар өчен төрле чаралар үткәрәләр. "Минем туган шәһәрем" рәсем конкурсында кыз-малайлар шәһәр күренешләрен сурәтләделәр. Ике отряд белән бергәләп Балалар иҗат йортында булдык. Анда кул эшләре күргәзмәсе, "Җанлы почмак" карау аларга бик ошады. Балалар китапханәсе дә безне якын итеп каршы алды, кызыклы, төсле китаплар белән таныштырды.
Июнь ахырына кадәр вакыт бар әле, ялны истә калырлык итеп үткәрербез дип уйлыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев