Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

13 - 19 июньгә Йолдызнамә

КУЧКАР (21.03-20.04)лар, рәсми документлар белән эш итәргә туры килер. Ачык һәм күп нәрсәләрдән хәбәрдар әңгәмәдәшче булуыгыз белән хезмәттәшләргезнең игътибарын җәлеп итәрсез. Яраткан кешегез белән мөнәсәбәтләр ныгып китәр. Килеп туган проблемаларны озакка сузмыйча хәл итәргә тырышыгыз. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар, һөнәри осталыгыгызны арттыру мөмкинлеге туар. Бу атна үзегезгә кирәкле мәгълүмат туплау белән уңышлы...

КУЧКАР (21.03-20.04)лар, рәсми документлар белән эш итәргә туры килер. Ачык һәм күп нәрсәләрдән хәбәрдар әңгәмәдәшче булуыгыз белән хезмәттәшләргезнең игътибарын җәлеп итәрсез. Яраткан кешегез белән мөнәсәбәтләр ныгып китәр. Килеп туган проблемаларны озакка сузмыйча хәл итәргә тырышыгыз.

ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар, һөнәри осталыгыгызны арттыру мөмкинлеге туар. Бу атна үзегезгә кирәкле мәгълүмат туплау белән уңышлы булыр. Шулай ук бик күп аралашырга туры киләчәк. Матди хәлегезне кайгырту мөмкинлеге дә туар. Вакыйгалар үзәгендә булырга тырышыгыз, ялгыз калмассыз.

ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләр, алга карап. Киләчәккә планнар төзү өчен яхшы вакыт. Якын арада кайбер өметләрегез аклана да башлар. Абруйлы кеше ярдәмен тоярсыз. Буш вакытта ялгыз гына калып, эче сиземләвегезгә колак салырга мөмкин. Имиджыгызны үзгәртү теләге туар.

КЫСЛА (22.06-22.07)лар, һөнәри үсешкә ярдәм итүче мәгълүмат туплау мөмкинлеге туар. Аралашу даирәгез киңәер. Җитәкчегез белән сүзгә килә күрмәгез, ахыры сезнең өчен күңелсез тәмамланыр. Гаиләдә бар да яхшы булыр, яраткан кешегез белән бер-берегезне ярты сүздән дә аңлыйсыз.

АРЫСЛАН (23.07-22.08)нар, бу атнада тормышка карашыгызны үзгәртүче вакыйгалар туарга мөмкин. Дусларыгызның киңәшенә колак салыгыз. Һөнәри өлкәдә четерекле мәсьәләләр чишкәндә сезнең фикер җитәкчегезгә ошар төсле. Комадировкага барырга туры килүе мөмкин. Сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз.

КЫЗ (23.08-22.09)лар, һөнәри өлкәдә дә, шәхси тормышта да үзгәрешләргә әзер булыгыз. Сездән моны беркем дә көтмәгән карарлар кабул итәргә туры киләчәк. Шул вакытта уңышка ирешерсез. Яраткан кешегез беән мәнәсәбәтләрне җайлау өчен уңай вакыт. Бурычка акча бирмәгез, үзегез дә алмагыз.

ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләр, документлар, аларны рәсмиләштерү эшләре белән шөгыльләнергә туры килсә, йолдызлар уңышлы булыр, дип вәгъдә итә. Карьера баскычы буйлап күтәрелү мөмкинлеге туачак. Карарлар кабул иткәнче, яхшылап уйлагыз. Яраткан кешегез белән сүзгә килүдән сакланыгыз.

ЧАЯН (24.10-22.11)нар, бу атнада башлаган эшләрне ахырына кадәр җиткерү өчен уңышлы атна. Күңел ачу чараларында булырга туры килер. Дәвалау процедуралары сәламәтлегегез өчен файдалы булыр. Романтик очрашу көтелә. Көнкүреш техникасы белән эш иткәндә барлык кагыйдәләрне саклагыз. Балаларыгыз уңышлары белән куандырыр.

УКЧЫ (23.11-21.21)лар. Йолдызлар сегә башкаларның фикеренә колак салырга киңәш итә. Матди хәлегез уңай якка үзгәрер, зур суммада акча керүе ихтимал. Фатирыгызда ремонт эшләре башларга мөмкин, мебель сатып алу өчен дә уңышлы вакыт. Очраклы элемтәләрдән сакланыгыз.

КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләр, эш белән өй арасында өзгәләнергә туры килсә дә, икесендә дә өлгерерсез. Көндәлек мәшәкатьләргә дә иҗади якын килсәгез, нәтиҗәсе үзегезне дә сөендерер. Яраткан кешегез белән мөнәсәбәтләрне җайлау өчен уңышлы атна. Туганнарыгыз белән сүзгә килүдән сакланыгыз.

СУКОЯР (19.01-18.02)лар, иҗади эш белән шөгыльләнү, белем арттыру, командировкалар уңышлы булыр. Ирегегез чикләнә кебек тоелыр. Әмма аннан үзегезгә файда табыгыз: вакыйгаларны анализларга, киләчәктә нинди юнәлеш сайларга кирәклеген уйларга мөмкин.

БАЛЫК (19.02-20.03)лар, сезгә бу атнада бик еш кызыклы кешеләр белән аралашырга туры киләчәк. Балаларны тәрбияләүгә вакыт табарга тырышыгыз. Яраткан кешеләрегез турында кайгырту сорала. Фатирыгызда генераль җыештыру уздырыгыз, матурлагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев