Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

15 яшьлек әни үзенә гаилә эзли

Башкортстанда яшәүче үсмер кыз катлаулы тормыш хәлләренә тарыган, ул 6 айлык күкрәк баласы белән ялгызы калган.

 

Яшь әни – ятимә, аның үз әнисен ана хокукларыннан мәхрүм иткәннәр. 2 ел ул - балалар йортында, аннары 5 ел гаиләдә яшәгән.

“Гаиләдә яшәгәндә бар да яхшы булды дип әйтә алмыйм, ләкин ничек булса да, мин аларга барсы өчен дә рәхмәтлемен”, – ди 15 яшьлек Татьяна.

Соңыннан үсмер кыз гашыйк була, бәбигә уза, ләкин булачак әти кеше  йөклелекне алдырырга тәкъдим итә. Татьяна исә туачак сабыеның гомерен өзәргә базнат итми.

“Ничек үз сабыеңны үтерергә була? Мин табарга булдым”, - дип аңлата ул.

Әлеге вакытта яшь әни социаль ярдәм үзәгендә яши.

“Кызганычка каршы,  18 яшем тулмау сәбәпле (тиздән 16 тула), миңа вакытлыча яшәгән урынымны калдырырга туры киләчәк, һәм кызым белән мине балалар йортына җибәрергә мөмкиннәр, анда исә безне аерачаклар. Бу уйдан җаным телгәләнә”, - дип яза Татьяна.

Кызы белән үзен берәрсе гаиләгә алыр дигән үтенеченә берәрсе колак салыр дип өметләнә яшь әни.

“Тормышымда гаилә барлыкка килсә – бик шат булыр идем”, - дип яза кыз үзенең социаль челтәрендә.

Опека органнары вәкилләре исә журналистларга яшь әнине баласы белән аерырга җыенмауларын сөйләгән һәм ике кызны да алырга риза булырдай гаиләне эзләүләрен әйткән.

“Бу инде бәләкәй генә булса да, гаилә, һәм без бу гаиләне сакларга телибез”, - ди Уфа хакимиятенең Опека һәм попечительство буенча идарәсенең бүлек начальнигы Ильмир Ганиев, дип яза Әмет.

 

bashinform.ru

http://baltaci.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X