Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

2010 елда югалган татарстанлы, 8 ел коллыкта булганнан соң, өенә кайта алды

Руслан 2010 елда Урта Азиягә акча эшләргә китә һәм шул вакыт эчендә өч колбиләүчедә хезмәт куярга өлгерә, дип яза «Вести КАМАЗа».


Ташкентка килгәч тә, Руслан шунда яшәүче хатын-кызда эретеп ябыштыручы булып эшли башлый. Монда ул яхшы шартларда хезмәт куя һәм хезмәт хакы да ала. 2011 елда әлеге хатын-кыз аңа күбрәк хезмәт хакы түләргә риза булган Казакъстанда яшәүче туганнарына барырга тәкъдим итә.

Бу вакытта Руслан паспортын югалткан була, хатын-кыз аңа чикне легаль булмаган юл белән чыгарга ярдәм итә.


Шулай итеп ир казакъ фермеры Саулга эшкә урнаша. Монда ул ике ел эшли — аңа акча түләмиләр һәм шактый гына «кыен» да эләгә. 2013 елда Руслан фермадан кача, документлары һәм акчасы булмау сәбәпле, ул яңадан эшкә урнашмакчы була. Һәм янәдән икенче колбиләүче кулларына килеп эләгә, анысы да акча түләми, атларны начар караган сәбәп белән кыйный торган була.

Бер елдан бу кеше үзенең колын дусты Ерланга төзелеш эшләренә бирә. Яңа хуҗа Русланны үзенең сәүдә нокталарының берсенә йөкче итеп куя.


Кешеләрне коллыктан коткару белән шөгыльләнүче «Альтернатива» хәрәкәте волонтерлары Русланга качарга ярдәм итә. Алар ир белән телефоннан качу планын килешәләр. Шулай итеп Руслан кача. Аны Үзбәкстанга алып чыгып, паспортын киредән торгызалар.

Август аенда, ниһаять, Руслан Мәскәүгә кайта ала, аннан соң аны озак еллар көткән һәм эзләгән хатыны һәм ике кызы, туганнары янына Татарстанга кайтаралар.

http://maydan.tatar

https://pixabay.com фотосы

http://saby-rt.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев