Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

2020 елда икмәккә һәм яшелчәләргә бәя арту мөмкинлеге бар

Икътисадчылар 2020 елда икмәккә һәм яшелчәләргә бәя арту мөмкинлеген әйтте. Бу хакта РИАНовости хәбәр итә.

 

Икътисадчылар сүзләренә караганда, халыкның түләү сәләте кимү сәбәпле, база продуктларына (яшелчә, икмәк-күмәч эшләнмәләренә, йомырка һәм башка авыл хуҗалыгы продуктларына) ихтыяҗ даими арта бара, ә бу аларның кыйммәтләнүенә китерә.

Ачык грунтта үскән яшелчәләргә (бәрәңге, чөгендер, кишер, суган — редакция иск.) бәяләр артырга мөмкин. «Ихтыяҗ арзанрак әйберләргә арта», - дип сөйләде Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең авыл хуҗалыгы азык-төлек сәясәте үзәге директоры Наталья Шагайда.

Аграрийларның сүзләренә караганда, Россиядә уңыш өчен туктаусыз ярыш бара, ул продуктларның сыйфатына тискәре йогынты ясый. Мәсәлән, бодай чәчүлекләре артканнан соң, фермерлар аның сыйфатын яхшыртучы матдәләр сатып алырга мәҗбүр, бу исә икмәк бәясенә тәэсир итә.

 

https://tatar-inform.tatar

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев