Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

27 май – Бөтенроссия китапханә көне

27 май - Бөтенроссия китапханә көне. Шул уңайдан ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин китапханә хезмәткәрләренә котлау җиткерде. - Китапханәләр көне библиография, китап белгечләре өчен генә түгел, һәр укучы өчен дә зур бәйрәм. Китапханә - аерым бер рухка ия булган мәдәни тирәлек, рухи һәм мәдәни тормыш мәркәзе, тарихи вакыйгалар шаһиты. Китап...

27 май - Бөтенроссия китапханә көне. Шул уңайдан ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин китапханә хезмәткәрләренә котлау җиткерде.


- Китапханәләр көне библиография, китап белгечләре өчен генә түгел, һәр укучы өчен дә зур бәйрәм. Китапханә - аерым бер рухка ия булган мәдәни тирәлек, рухи һәм мәдәни тормыш мәркәзе, тарихи вакыйгалар шаһиты. Китап уку һәм матбагачылык үсеше, әдәби процессның һәм китапханә эшенең камилләшүе - бу мәсьәләләр Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе, тулаем бөтен җәмгыять өчен һәрчак актуаль булды һәм шулай булачак та.

Бүген республикада 150 китапханә эшли, 3788 китапханә хезмәткәре бай китап фондын саклап калу һәм укучыларның санын арттыру юнәлешендә игелекле эшләр башкара. Мәгълүмат өлкәсендәге белемнәр гаранты буларак, сез үзегез хезмәт күрсәткән укучыларга мәгърифәт нуры таратасыз, аларда Китапка ихтирамлы караш һәм белемгә омтылыш тәрбиялисез. Кызыклы идеяләрегез туып кына торсын, укучыларыгыз сезгә чиксез рәхмәтле булсын, фондларыгыз баеганнан байый, ә йөрәкләрегездә матур киләчәккә якты ышаныч ныгыганнан-ныгый барсын. Сезгә нык сәламәтлек, илһамлы иҗат һәм игелекле хезмәтегездә яңа казанышлар телим, - диелә министрның котлавында.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев