Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

3 август - 9 август атнасына йолдызнамә

Кучкар Мәшәкать өстенә мәшәкать өстәлеп торуга карамастан, Кучкарларның күңелләре көр. Аларның бернинди авырлыкларга да, киртәләргә дә исе китми. Бу атнада аларның девизы: “Алга!” Карьера үсеше көтә, мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз. Атна азагы файдалы танышу вәгъдә итә.

 

Үгезбозау
Үгезбозауларга серләрен йозакта тотарга киңәш ителә. Иң-иң якын дустым дип санаган кешегә дә серегезне чишмәгез. Күпмедер вакыттан серегезне сөйләмәвегезгә үзегез дә шатланырсыз. Бер бик зур проектка алынырга туры килүе бар. Максатыгызга җиңел ирешерсез, ди йолдызлар.

Игезәкләр
Киңәш шул: тәвәккәл булыгыз. Кирәкмәгән уйларны, куркуны куып таратырга үзегездә көч тапсагыз гына проблемаларыгызны җиңел хәл итә алырсыз. Шуңа күрә, буш хыялларга бирелеп утырганчы, җиң сызганып эшләү нәтиҗәлерәк булыр. Нәтиҗәсе озак көттерми.

Кысла
Кыслалар күңeлләренә урын тапмый. Сөйгән ярлары аларның күңелен аңламый, аларга булган яратулары суынган төсле тоела. Бәлки гаеп сезнең үзегездәдер? Хисләрегезгә бераз ялкын өстәп карагыз әле. Элек бит шулай эшли идегез. Барысы да җайланыр.

Арыслан
Сезгә килеп ирешкән яңалык кәефегезне төшергә мөмкин. Үткән эшкә – салават, әллә кайчан булган хәлләрне күңелегездә кайнатып, кирәкмәгәнгә борчылмагыз. Күңелегезгә ошаган кешеләр белән генә аралашырга тырышыгыз. Аларның да күңелләре булачак, сезне ошатырлар.
Кыз
Яңа эш урыны тәкъдим итәргә мөмкиннәр. Хезмәт хакы кызыктырса да, хәзерге эшегездән киткәнче, яхшылап уйлагыз. Күңел тынычлыгын акчага сатып алып булмый. Сәяхәт өчен уңай атна. Шулай ук монда да сакчыл булу кирәк.

Үлчәү
Атна уртасында яхшы хәбәр килеп ирешер. Йорт яки фатир сатып алырга хыялланучы Үлчәүләр ниһаять ниятләрен тормышка ашырыр. Акча мәсьәләләрен хәл итәр өчен җомга көн кулай. Юк-барга акчаны туздырырга да кирәкми.

Чаян
Чаяннарның бик күп еллар дус дип санап йөргән кешедән бернинди сәбәпсез гайрәте чигәр. Гайбәтләрдән өстен булыгыз. Кеше сүзен тыңлап, якын дустыгыз белән бөтенләйгә арагызны өзә күрмәгез. Ялган белән дөреслекне аерыгыз. Шимбә-ялларда кибетләрдә йөрү кәефегезне күтәрер.

Укчы
Бу – уңышлы атна! Эштә дә, укуда да, шәхси тормышта да уңышлар елмая. Керемнәрегез артуы мөмкин. Ләкин акчагызны уңга-сулга туздырмагыз, кирәкмәгән әйберләр сатып алудан сак булыгыз. Акча ничек керсә, шулай чыгып та китүе бик ихтимал. Туганнарга игътибар кирәк.

Кәҗәмөгез
Кәҗәмөгезләргә карьера белән шәхси тормышны бутамаска кирәк. Эш урынында хисләргә бирелүнең яхшыга илтмәгәнен үзегез дә беләсез. Җитәкчегезнең күзенә бик чалынырга тырышмагыз әле: эшегезне вакытында эшләмәгән өчен шелтә эләктерүегез бар. Моңардан кәефегез төшәр.

Сукояр
Ике ут арасында калуыгыз бар. Ике кеше мөнәсәбәтләр аңлашканда кысылмагыз. Сүзегезне үлчәп сөйләгез. Бик әйтәсегез килсә дә, дәшми калуыгыз әйбәтрәк булыр. Эштә тикшерү көтелә. Барысы да яхшы гына узып китәр.


Балык
Сәламәтлегез турында онытмагыз. Җәй көне организмыгызны ныгытып калу комачауламас иде. Җиләк-җимеш, яшелчәгә өстенлек бирегез. Саф һавада күбрәк булырга тырышыгыз. Яңа төрле һөнәр үзләштерү өчен уңай вакыт.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев