Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

3 яшьлек бала 6 каттан егылып исән калган

Аны бер хәрби коткарып калган. Хәрби хезмәткәр Алексей Васильев эштән кайтып килгән вакытта бер йортның 6 катындагы тәрәзә рәшәткәсенә эленеп торган баланы күреп ала һәм тиз арада ярдәмгә ашыга. Бала рәшәткә арасыннан ычкынып китеп, җиргә төшә башлагач, хәрби кеше йөгереп барып, бала төшкән урынга турылап баса һәм сабыйны куллары белән...

Аны бер хәрби коткарып калган.

Хәрби хезмәткәр Алексей Васильев эштән кайтып килгән вакытта бер йортның 6 катындагы тәрәзә рәшәткәсенә эленеп торган баланы күреп ала һәм тиз арада ярдәмгә ашыга. Бала рәшәткә арасыннан ычкынып китеп, җиргә төшә башлагач, хәрби кеше йөгереп барып, бала төшкән урынга турылап баса һәм сабыйны куллары белән тота.

Әнә шулай итеп хәрби хезмәткәр 3 яшьлек кызның гомерен саклап кала. Баланың сәламәтлегенә зыян килми. Алексей Васильевның исә кулы сына.

http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 3 летний ребенок упал с 6 этажа