Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

3500 сумга яшәп карарга булган депутат ничек туклана?

Хезмәт министры белән бәхәсләшеп, аена 3500 сумга яшәп карарга булган Саратов өлкәсе депутаты Николай Бондаренко "РИА Новости"га көнлек рационы хакында сөйләгән.

“Ризыклар сатып алганда кәефем төште, базар хаклары кибетнекеннән бик аерыла икән. Бу акчага үзем ашап өйрәнгән ризыкларны – акмай, аш тәмләткечләр, сарымсак, сыр, колбаса сатып ала алмадым”, – дигән депутат.
Аның бер көнлек рационы мондый икән: иртәнге ашка - 1,5 йомырка белән кыздырылган икмәк, төшке ашка - тавык сөякләре һәм бераз шул шулпада пешкән яшелчәләр, кичкә дә шул ук аш. Десертка берничә карамель кәнфите һәм бер алма.
Бу тәҗрибәсе белән депутат аена 3500 сумга яшәү мөмкин түгеллеген исбат итәргә тели.
 
Фото:https://pixabay.com
https://kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев