Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

37 миллион алыр өчен батып үлгән булып кыланган

Салават шәһәренең районара суды чыгышы белән Дуван районыннан булган 41 яшьлек иргә карата “мошенниклык” һәм “мошенниклык кылырга маташу” маддәләре буенча кузгатылган җинаять эше буенча хөкем карары чыгарды.

БР прокуратурасы мәгълүматлары буенча, кредит кулланучылар кооперативы җитәкчесе Дуван районында ана капиталын акчага “әйләндерү” буенча игълан урнаштырган.

Нәтиҗәдә 2012 елның февраленнән алып 2017 елның июленә кадәр ул ялган ысул белән 44 ана капиталы иясенең 17 миллион сумнан артык акчаларын үзләштергән. Шулай ук ир 37 вкладчик белән 7,5 миллион сумнан артык суммага саклык килешүләре төзегән.

Чынында исә акчаларны компания кассасына кертмичә урлаган. Җитмәсә, ул, имеш тә процентка бурычка алам дип 11 миллион сумнан артык акчаларны үзләштергән.

Тагы 1,6 миллион сум акчаларны фатир саткан булып кыланып кесәсенә салган. Зыянның гомум суммасы — 37 миллион сум.

Җинаятьләр Дуван, Мәчетле һәм Кыйгы районнарында кылынган.

- Җаваплылыктан качар өчен 2017 ир үзенең батып үлүен “сәхнәләштергән”. Ике елдан аны хокук саклау органнары хезмәткәрләре тапкан һәм сак астына утырткан, — дип аңлаталар прокуратурда.

Алдагы 6 ел гомерен ул гомум режимлы колониядә үткәрәчәк. Хөкем карары әлегә үз көченә кермәгән.

 

https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/inayat-m-za/Batip-lg-n-dip-uylagannar-418488/

 

 http://shahrichalli.ru/

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев