Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

53 яшьлек Роза Сябитованың купальниктан төшкән ФОТОсы күпләрне шаккатырган

Илебезнең атаклы телеяучысының тормышында соңгы айларда гел нәрсә дә булса чыгып кына тора. «Без страховки» шоуында төшкән ханым аягын авырттырып, култык таяклары белән эшкә йөрергә мәҗбүр булган иде. Организмы ял таләп итүен аңлап, Роза ханым Дубайга ял итәргә киткән җирендә: "Кояш, һава, су - безнең иң яхшы дусларыбыз. Аягым төзәлә,...

Илебезнең атаклы телеяучысының тормышында соңгы айларда гел нәрсә дә булса чыгып кына тора. «Без страховки» шоуында төшкән ханым аягын авырттырып, култык таяклары белән эшкә йөрергә мәҗбүр булган иде.
Организмы ял таләп итүен аңлап, Роза ханым Дубайга ял итәргә киткән җирендә: "Кояш, һава, су - безнең иң яхшы дусларыбыз. Аягым төзәлә, үземне бик яхшы хис итәм!" - дип социаль челтәрдә язып куйган.
Үзенең коену костюмыннан төшкән фотосын куеп, күпләрне шаккатырган. Чөнки Роза ханыма үз яшен бирермен димә!
Соңгы вакытта яңа гардероб һәм пластик хирургларга бик күп акчасын сарыф иткән 53 яшьлек яучы һәр эшнең остасы бар: тышкы кыяфәтне камилләштерү өстендә дә профессионаллар эшләргә тиеш, ди. Чөнки элек үзлектән ябыгам дип 20 килограммын югалткан Розаның бөерләре чак кына "яшәүдән туктамаган" булган. Ә какшаган сәламәтлекне торгызу шулай ук арзанга чыкмавын аңлаган яучы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев