Милли массакүләм мәгълүмат чаралары ярдәмендә генә дә Россиянең туган телләре яши һәм үсә.
Милли массакүләм мәгълүмат чаралары Россия халыкларының бердәмлеген саклауга зур өлеш кертә, шуңа күрә аларның эше гомумдәүләт әһәмиятенә ия. Бу хакта Казанда узган XI Милли массакүләм мәгълүмат чаралары форумында «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев белдерде.
«Сезнең һәрберегез көндәлек хезмәтегез белән Россиянең бердәмлеген саклауга өлеш кертә. Милли медиа эше бу мәгънәдә гомумдәүләт әһәмиятенә ия. Аларның ике миссиясе бар. Бер яктан — журналистик: алар шулай ук мөһим темалар турында сөйлиләр, яңалыклар җиткерәләр, актуаль проблемалар күтәрәләр. Икенче яктан — туган телне һәм мәдәниятне саклаучылар. Милли массакүләм мәгълүмат чаралары ярдәмендә генә дә Россиянең туган телләре яши һәм үсә, Ватанга мәхәббәт тәрбияләнә, бөек ил халыкларының рухи кыйммәтләре саклана», — диде ул форумда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.
Ләкин бу миссияләр бары тик редакцияләрнең компетенцияләре заман таләпләренә җавап биргәндә һәм аудитория игътибары өчен көндәшлек итәргә мөмкинлек биргәндә генә үтәләчәк. Хәзер милли массакүләм мәгълүмат чараларына ничек итеп кирәкле, актуаль һәм кызыклы булып калырга икәнен аңлау мөһим, дип өстәде Сәлимгәрәев.
Нет комментариев