ҖӘМГЫЯТЬ

Әлмәттә ташландык гаражда ир-ат өстенә плитә төшкән

Бәхетсезлек очрагы Әлмәттә булган.

«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, Шевченко урамындагы ташландык шәхси гаражларда ир-ат өстенә плитә ишелеп төшкән.

Фаҗига урынына килгән коткаручылар техника ярдәмендә өемнәрне чистартып, һәлак булучының мәетен чыгарган, аны полиция хезмәткәрләренә тапшыралар. Ир-атның шәхесе һәм вакыйганың шартлары ачыклана.

 


Нет комментариев