Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

"Ак калфак"лы лениногорскилы Удмуртиядә күчмә утырышта катнашты

6-7 декабрь   көннәрендә Удмуртия җирлегендә  дөньякүләм "Тамырларыбыз белән көчле без" дип исемләнгән чара  – «Ак калфак» бөтендөнья татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасының чираттагы күчмә утырышы булды.

 Анда Татарстанның 31 районыннан, Россиянең 7 төбәгеннән, ак калфаклы гүзәл ханым-туташлар җыелды.  Алар арасында лениногорскилы, хезмәттешебез Зилә Мөдәрисова бар иде. 
 Очрашуның максаты – “Ак калфак” иҗтимагый оешмасының Удмуртиядә эшләп килүче  бүлекчәләренең  эш тәҗрибәсен,  бу җирлектәге йолаларны, татар халкының яшәешен өйрәнү, танылган шәхесләрен барлау, авыл туризмы кысаларында чараларда катнашу.
-    Юл авыр һәм озын булса да, тәэсирләргә бай булды көннәребез. Күңелдә бары тик  матур  һәм онытылмаслык мизгелләр калдырган искиткеч сәяхәт булды ул, - ди Зилә Мөдәрисова. 

фото:Шәфкать Ганиев


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев