Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Академик Әгъдәс Борһанов шәхси китапханәсен Сарабиккол мәктәбенә васыять иткән

11 сентябрьдә Татарстан Фәннәр академиясенең мактаулы академигы Әгъдәс Борһановның шәхси китапханә архивының бер өлешен Лениногорск районы Сарабиккол авылы мәктәбенә тапшырдылар.

Ул үзе шулай васыять итеп калдырган. Бу хакта Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе хәбәр итте. 

Әгъдәс Борһанов Лениногорск районы Сарабиккол авылында туган. Мәктәптә галимгә багышланган музей стенды ачылган. Мәктәп 2019 елның 5 октябрендә 100 еллыгын бәйрәм итә.


ТР Фәннәр академиясе вице-президенты В.В. Хоменко мәктәп укучылары һәм укытучылар алдында чыгыш ясаган. Ул Бөек Ватан сугышында катнашкан, гомеренең соңгы көннәренә кадәр Россия җәмгыятенең социаль-икътисади реформациясен чишү юлларына багышланган фәнни басмалар эшләүне дәвам иткән академик Әгъдәс Борһановның тормышы һәм фәнни эше турында сөйләгән.

"Гомеренең соңгы елларын Мәскәүдә яшәүгә карамастан, Әгъдәс Борһанов бар уйлары белән Татарстанга омтылды. Ул Татарстанны социаль һәм икътисади яңарышлар өчен иң яхшы мәйданчык дип санады. Ә аның ватаны – Сарабиккол авылында Татарстанның Көньяк-Көнчыгышының хәзерге тормышына һәм тарихына багышланган масштаблы конференцияләр уздырыла", диелә хәбәрдә.

  • 2018 елның 8 ноябрендә Мәскәү татарларының иң өлкән вәкилләреннән берсе булган Әгъдәс Борһанов 99нчы яшендә вафат булды. Галимнең 300гә якын фәнни хезмәте һәм унбишкә якын китабы дөнья күргән. Бөек Ватан сугышында катнашканы өчен Әгъдәс Борһанов II дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм 15 медаль белән бүләкләнгән.

2019 елның мартында Әгъдәс Борһановның китаплары (меңнән артык басма) һәм шәхси әйберләре ТР Фәннәр академиясенә тапшырылды.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/15/193638/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев