Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Акча турында гыйбрәт

Бер ир юл буенча бара икән һәм бер тиен аунап ятканын күрә.

 

– Ярар, – ди бу, – бер тиен дә акча!
Аны алып, тузанын сөртә дә, акча янчыгына салып куя һәм уйлый: «Ә бер меңлек тапсам нишләр идем икән? Әти белән әнигә бүләкләр алыр идем!» Шулай дип уйлап кына бетерүе була, акча янчыгының авыраюын сизә. Ачып караса – бер мең сум акча ята. 

–Гаҗәп хәл, – дип шакката ир, – бер тиенем бар иде, ә хәзер янчыкта мең сум!
«Ә ун мең сум тапсам нишләр идем икән? Сыер сатып алыр идем һәм әти белән әнине сөт белән сыйлар идем!» дип уйлаган да, тиз генә янчыгына күз салган, ә анда ун мең сум! «Могҗиза! – дип шатланган ир. – Ә йөз мең сум тапсам нишләр идем икән мин? Өй алыр идем, өйләнеп җибәрер идем һәм әти белән әнине яңа өйдә яшәтер идем!»

Һәм кабат акча янчыгына күз сала – чыннан да, ята тегендә йөз мең! Ир ян­чыгын яба һәм башына уй килә: «Бәлки яңа йортка әти белән әнине алмаскадыр? Бәлки алар хатыныма ошамаслар? Иске өйдә яшәсеннәр. Сыер асрау да мәшәкатьле, кәҗә генә асравың яхшырак. Бүләкләр дә күп алмыйм, үземә бераз кием-салым юнәтергә кирәк!» һәм ул шунда ук янчыгының җиңеләеп калганын сизә. Тиз генә ачып карый: ә анда теге бер тиен ята...

 http://yashel-uzan.ru

фото: https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: акча гыйбрәт