Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Актаныш укучыларына ресторан ризыгы килешмәгән?

Бу юлы Арчада түгел, Актанышта! Уку елы яңа гына башлануга карамастан, инде күңелсезлек тә чыгарга өлгерде. Районның 2 нче мәктәбендә белем алган 20дән артык баланың ни өчен авырганын ачыклыйлар. Президент күрсәтмәсе нигезендә уку йортларында балаларны ашату эшенең ничек оештырылганын тикшерәчәкләр.

Бер үк ризыкны ашаганнар, әмма 700 баланың 20се генә сәламәтлегеннән зарланган. Әлеге хәл 1–6 сыйныф укучылары арасында килеп чыккан. Мәктәп директоры Илшат Вахитов әйтүенчә, яңа уку елыннан туклану системасына үзгәрешләр кертелгән. Мәктәпне азык-төлек белән мәктәпкә тендерда җиңгән “Граф плюс” оешмасы тәэмин иткән. Рестораннан китергән ризыкны исә мәктәп пешекчеләре әзерләп биргән. Кичә балаларга итле ризык бирү туктатылган.
 
Агуланумы, вирусмы? Монысы әле ачыкланып бетмәгән. Әмма балаларның барысы да өйләренә кайткан инде. Актаныш хастаханәсенең баш табибы Айдар Хәев белдергәнчә, балалар хәлсезлек, косу, эч китү кебек проблемалар белән мөрәҗәгать иткән. Беренче билгеләр буенча гастоэнтерит диагнозы куелган. Анализ нәтиҗәләре әлегә билгеле түгел. Балаларның сәламәтлегенә куркыныч янамый, тиешле ярдәм күрсәтелгән.
 
Балалары хастаханәдән чыгарылса да, әти-әниләрнең күңеле тыныч түгел. Алар туклануны ресторанда әзерләп китерүгә каршы.
 
– Кызыбыз, мәктәптән балык кәтлите ашап кайттым, диде. Кайткач эче авырта башлады. Аны хастаханәгә төнлә илтергә туры килде. Хастаханәдән чыкты инде. Нигә ризыкны мәктәптә әзерләмиләр? Аны рестораннан китергән булганнар икән. Без моңа риза түгел. Бу хакта белмәдек тә. Казандагы кебек бердәм туклану комбинаты төзергә дә була бит. Хәзер әти-әниләр балаларын мәктәпкә җибәрергә курка, – ди сабые беренче сыйныфта белем алучы ата.
 
Район хакимиятенең матбугат бүлеге хәбәр иткәнчә, иртәгә белгечләр мәктәп директорлары, бакча мөдирләре, пешекчеләрне җыеп, балаларны ашату турында сөйләшәчәкләр. “Пешекчеләрне болай да укытып торалар инде. Әти-әниләргә үзгәрешләр аңлатылмады дип әйтеп булмый. Ризыкны читтән әзерләп китерү турында сүз булган. Алга таба туклануны оештырганда әти-әниләрнең фикере тагын бер кат исәпкә алыначак”, – диделәр район хакимиятендә.
 
“Бу очрак буенча гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең утырышы узды. Прокуратура Роспотребнадзор белгечләре белән берлектә тикшерү алып бара. Тикшерү нәтиҗәләре буенча балалар сәламәтлегенә куркыныч тудырган кешеләргә карата катгый чаралар күреләчәк. Балаларга медицина ярдәмен күрсәтүне шәхси контрольгә алдым”, – диде район  башлыгы Энгель Фәттахов.
 
Актанышта гына түгел, башка районнарда да чаралар күреләчәк. Бүген Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикадагы барлык бакча, мәктәпләрдәге туклануның сыйфатын тикшерерүне йөкләде. Белгечләргә азык-төлекне сатып алу, саклау, чисталык мәсьәләләрен тагын бер кат күздән кичерергә туры киләчәк. Җитешсезлекләрне бетерү өчен чаралар күреләчәк. Билгеле булганча, әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатылды.


Сәрия МИФТАХОВА    
Ватаным Татарстан 

http://matbugat.ru/news/?id=23334

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев