Заман сулышы

Авыл җирлекләренә “Нива” машинасы

Районыбызның өч авыл җирлеге машиналы булды. Алар - Кирлегәч, Яңа Иштирәк һәм Сугышлы. Әлеге авыл җирлекләре муниципаль берәмлекләр арасында узган еллык республикакүләм смотр-конкурс җиңүчеләре булган. Республика көне алдыннан Казанга чакырып, "Шевроле Нива" автомобиле тапшырылган. Җиңүчеләрне бәяләгәндә, муниципаль берәмлек составына керүче торак пунктлар, авыл җирлегендә даими яшәүче халыкның саны, җан башына...

Районыбызның өч авыл җирлеге машиналы булды.


Алар - Кирлегәч, Яңа Иштирәк һәм Сугышлы. Әлеге авыл җирлекләре муниципаль берәмлекләр арасында узган еллык республикакүләм смотр-конкурс җиңүчеләре булган. Республика көне алдыннан Казанга чакырып, "Шевроле Нива" автомобиле тапшырылган. Җиңүчеләрне бәяләгәндә, муниципаль берәмлек составына керүче торак пунктлар, авыл җирлегендә даими яшәүче халыкның саны, җан башына каралган салым һәм салым белән бәйле булмаган керемнәр, мөгезле эре терлек саны, авыл җирлеген төзекләндерү критерийлары күздә тотылган.

Теги: нива
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: