Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Аяк асты боз гына

Һава торышы бозлавык турында хәбәр итә икән, егылып тән җәрәхәтләре алуны киметү чараларын күрү мәслихәт. Таймый торган аяк киемен әзерләп куегыз. Үкчәләргә металл кисәге яисә поролон беркетергә, коры аяк киеменең астына лейкопластырь яисә изоляцион тасма ябыштырырга кирәк. Бозлавык вакытында үз-үзеңне ничек тотарга? Атлаганда әкрен, салмак кына, аякның барлык табанына да...

Һава торышы бозлавык турында хәбәр итә икән, егылып тән җәрәхәтләре алуны киметү чараларын күрү мәслихәт. Таймый торган аяк киемен әзерләп куегыз. Үкчәләргә металл кисәге яисә поролон беркетергә, коры аяк киеменең астына лейкопластырь яисә изоляцион тасма ябыштырырга кирәк.
Бозлавык вакытында үз-үзеңне ничек тотарга?
Атлаганда әкрен, салмак кына, аякның барлык табанына да басып хәрәкәт итәргә кирәк. Куллар буш булырга тиеш. Олы яшьтәгеләргә резин яисә каты очлы таяк тотарга кирәк. Тайган очракта бераз чүгәли төшәргә киңәш ителә. Бозлавык вакытында электрүткәргеч линияләренә, электротранспорт челтәрләренә игътибар итү комачау итмәс. Өзелгән электр чыбыклары күрсәгез, бу турыда кичекмәстән торак пунктның хакимиятенә хәбәр итегез.
Җәрәхәт алганда нишләргә?
Травматология яисә беренче медицина ярдәме күрсәтү пунктына мөрәҗәгать итегез. Бюллетень, җәрәхәтләнүегез турында белешмә алыгыз. Ул сезгә яшәү урыны яисә егылган урында суд органнарына мөрәҗәгать итеп, күрелгән зыянны түләтергә ярдәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бозлавык