Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бал Спасы көне

14 август - Беренче Спас.


Икенче төрле аны баллы яки юеш Спас дип тә йөртәләр. Спасларның өчесе дә авыл хуҗалыгы эшләре, урып-җыю, чәчү, җиләк-җимеш җыю һәм башкалар белән бәйләнгән. Әйтик, беренче Спаста кура җиләге өлгерә. Күп еллык тәҗрибә һәм сынамышлардан чыгып, әгәр дә беренче өлгергән җиләкләр эре булса, арышны иртә чәчү отышлы саналган.

Әгәр дә инде вак булса, урта срокта яки соң чәчү ягын караганнар. Игенче, җиләккә карап, туфрактагы дым запасын чамалаган.

Беренче Спас ел саен 14 августта билгеләп үтелә. Бу чорда авыл хатыннары, бала-чагаларын ияртеп, урманга кура җиләге җыярга йөриләр. Төрле авыруларга им-дәва буларак, аның җимешен генә түгел, чәчәген һәм яфрагын да җыялар, шулай итеп, кышка запас туплыйлар. 

Беренче Спастан соңгы - өченче Спаска кадәр Успенье уразасы башлана.

Беренче Спаста карлыгачлар җылы якка күченеп китә башлый.

Беренче Спаста салкын чык төшә. Шуңа күрә аны юеш Спас дип тә атыйлар.

Беренче Спаста атларны һәм башка хайваннарны елгада соңгы тапкыр коендыралар.

 

Чыганак: http://tuganaylar.ru/news/h%D3%99b%D3%99rl%D3%99r/bgen-bal-spasy

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев