Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бала пособиесе дә, хезмәт хакы да бергә

Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча вакытыннан алда эшкә чыккан гражданнар өчен ел ярымга кадәр бала карау буенча түләүләрне саклаучы төзәтмәләр әзерләгән. Бу хакта «Известия» газетасы яза.

Хөкүмәт аңлатканча, әгәр хатын — кыз пособие дә, хезмәт хакы да алса, мондый чара әниләргә кайда гына яшәсәләр дә ярдәм чарасы булып торачак.

Балага яшь ярым тулганчы, бала карау буенча айлык пособие-иминият (страховка) түләве билгеләнәчәк. Аның күләме ананың ике еллык хезмәт хакына бәйле һәм уртача хезмәт хакының 40 процентын тәшкил итә.

Гаиләне яклау буенча оешмалар ассоциациясе рәисе Мария Филина әлеге тәкьдимне «берсүзсез прогрессив» дип саный. Әмма аны тормышка ашыру өчен, балалар бакчаларындагы ясли төркемнәрендә балалар өчен урыннарны канун дәрәҗәсендә гарантияләргә кирәк, дип төгәлләде эксперт.

Май аенда Дәүләт Думасында Ата капиталы барлыкка килүенә каршы чыктылар. 

"Шәһри Казан" сайтыннан

Фото: Лениногорск-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев