Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Банк комиссиясен коммуналь түләүләр хисабына кертү тыелды

Ресурслар белән тәэмин итә торган оешмалар банкка түли торган комиссияне тарифларны хисаплаганда өстәргә рөхсәт ителә иде.

 

Банкларга түләнә торган комиссияне торак-коммуналь хуҗалыгы тарифлары хисабына кертү тыелды. Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев Хөкүмәтнең шул хактагы карарын имзалады. "Российская газета" шул турыда хәбәр итте.

Яңа карар буенча, ресурслар белән тәэмин итә торган оешма банкка түли торган комиссияне түләүгә чыгымнарын коммуналь түләүләр хисабына кертергә тиеш түгел.

Гадәттә, ресурслар белән тәэмин итә торган оешмалар банклар белән килешү төзи. Алар банкларга комиссия түли. Моңа кадәр закон аларга бу чыгымнарны тарифларны хисаплаганда өстәргә рөхсәт итә иде. Шулай итеп, фактта бу чыгымнар гражданнар хисабына булды.

Әгәр ресурслар белән тәэмин итә торган оешма банк белән килешү төземәгән булса, кешеләр түләүне күчергән өчен комиссияне үзләре түләргә мәҗбүр була.

"Российская газета" аңлатканча, хәзер ситуация үзгәрергә тиеш. Хөкүмәт бу карары белән кешеләргә финанс йөкләмәсен киметергә тырыша, диелә бу хәбәрдә.

Фото:архив

 https://tatar-inform.tatar

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев